Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Татарстан Республикасы автомәктәпләренең җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясенең  машина йөртүчеләрне әзерләү буенча һөнәри программаларны гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын тикшерү йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 2021 елның 27 октябрендә эшлекле киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә эшендә Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Бикмөхәммәтов Дамир Равил улы, Идарә җитәкчесе урынбасары - ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы, Абдульзянов Артур Рәшит улы, “Татарстан Республикасы автомәктәпләре федерациясе” коммерцияле булмаган партнерлыкның генераль директоры, Витюгова Елена Петровна, “Татарстан Республикасы автомәктәпләре федерациясе” коммерцияле булмаган партнерлыкның башкарма директоры, Уркаев Олег Олегович, федераль законнарны үтәүгә күзәтчелек итү идарәсенең 5 нче бүлеге прокуроры, Садретдинов Артур Вәлинур улы, Татарстан Республикасы Армиясенә, Авиация хәм Флотка (ДОСААФ) ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятьнең һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы катнаштылыр.
Р.Г. Мөҗипов үзенең докладында республика автомәктәпләренең планлы тикшерүләр йомгаклары һәм аларның эшчәнлегенә мониторинг ясау барышы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Рәмис Гаптрәис улы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен РФ кануннарындагы үзгәрешләр һәм һөнәри белем бирү системасындагы яңалыклар белән таныштырды.  
«Транспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүче мәгариф оешмалары белән дәүләт органнарының үзара эшчәнлеге. Автомәктәпләрдә машина йөртүчеләрне әзерләүне контрольдә тотуның көчәюе һәм имтиханнар кабул итүнең сыйфаты турында» темасына Идарә җитәкчесе урынбасары - ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Д.Р.Бикмөхәммәтов чыгыш ясады.  Ул үз чыгышында машина йөртүчеләрне сыйфатлы әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки бу турыдан-туры юл-транспорт һәлакәте үсешенә бәйле.
“Татарстан Республикасы автомәктәпләре федерациясе” коммерцияле булмаган партнерлыкның генераль директоры Артур Рәшит улы проблемалы сорауларны билгеләде һәм автомәктәпләр җитәкчеләре өчен уку семинары оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International