Департамент укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны туктатты.

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Чаллы шәһәренең бер мәктәбенә акча җыю мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Кайбер ата-аналар (законлы вәкилләр) белән уздырган сораштыру  барышында жалюзи, плинтуслар, эчә торган су кулеры сатып алуга акча җыю факты, шулай ук буяу буенча маляр хезмәтләре өчен түләүгә дә акча җыю да расланды. Ата-аналар (законлы вәкилләр) 1500 сум күләмендә акча җыйган.
Ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) төрле ихтыяҗларга акча җыю буенча хокук бозулар ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенә мәктәптә килеп туган хәлне контрольгә алу кирәклеге турында  җаваплы вазыйфаи затларны җибәрелгән хокук бозуларны бетерү, кануннарны үтәүне тәэмин итү һәм күрсәтелгән хокук бозуларга юл куйган гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту турында хат юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International