Тренер тарафыннан акча җыю факты расланды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Балалар иҗаты үзәге» МБУДО тренеры тарафыннан акча җыю мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьне карау барышында әлеге факт расланды, директор белән ата-аналардан акча җыюга юл куймау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Ата-аналарны 1500 сум күләмендә акча җыярга мәҗбүр иткән тренер дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International