Кабул итүне тыю турында

2021 елның 22 октябре, җомга

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 22 октябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмасына кабул итү тыела:

- «Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе (2021 елның 21 октябрьдагы под-2608/21-Д номерлы боерык). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International