Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 15 октябрендә «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча 2021 елның 3 кварталына хокук куллану практикасына күзәтү.

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 15 октябрендә «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча 2021 елның 3 кварталына хокук куллану практикасына күзәтү. Мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрнең, шул исәптән мәгариф эшчәнлегенә лицензияле таләпләрнең һәм контроль-күзәтчелек чаралары уздыру барышында ФГОС билгеләгән таләпләрнең үтәлешен тикшереп тору практикасы. Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары».
Вебинарда шулай ук «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары белән расланган Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турында нигезләмәдә билгеләнгән тәртиптә куркынычсызлык мониторингын оештыру мәсьәләләре каралды, гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү процессын оештыруны регламентлаштыра торган яңа норматив документларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International