Апас муниципаль районында профилактик визитлар

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Апас муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләренең инициативасы белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белгечләре тарафыннан Мәгариф турындагы кануннарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү буенча профилактик визитлар үткәрелде.

Профилактик чаралар түбәндәге учреждениеләргә карата уздырылды:            

1.         МБМББУ «Апас «Кояшкай» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»;            

2.         МБМББУ «Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче «Ләйсән» балалар бакчасы»;            

3.         МБМББУ «Югары Ындырчы «Ромашка» балалар бакчасы»;            

4.         МБМББУ «Әлмәндәр «Бәллүки» балалар бакчасы».

Визитлар кысаларында белгечләр:            

• җитәкчеләргә мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында мәгълүмат бирделәр;            

• контроль-күзәтчелек чараларының төрләрен, эчтәлеген һәм интенсивлыгын контроль объектының куркынычсызлык категориясенә карап аңлаттылар;            

• мәгариф турындагы канунннарның төп нормалары, белем бирү эшчәнлегенә лицензия таләпләрен дә кертеп, аңлатмалар бирделәр;            

• мөмкин булган куркынычларны һәм типик хокук бозуларны күрсәттеләр.

Һәр профилактик визит барышында учреждение вәкилләре кызыксындырган сорауларны бирде һәм җентекле профессиональ аңлатмалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International