Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов Россия ислам институты белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә торган мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумының пленар утырышында катнашты.