Кабул итүне тыю турында

2021 елның 8 октябре, җомга

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә, мәгариф оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2021 елның 11 октябреннән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән билгеләнгән срокка мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле рәвештә, белем алучыларны түбәндәге мәгариф оешмаларына кабул итү тыела:

- Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә «Алсу» балалар бакчасы (2021 елның 7 октябрьдагы под-2496/21-Д номерлы боерык). 

- Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы «Кызыл Чапчак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе (2021 елның 7 октябрьдагы под-2497/21-Д номерлы боерык). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International