Сентябрьдә Департамент белгечләре тарафыннан 10 профилактик визит үткәрелде

2021 елның 24 сентябре, җомга

Сентябрьдә Департамент белгечләре тарафыннан 10 профилактик визит үткәрелде

 

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 3 августындагы 1920/21-Д номерлы боерыгы нигезендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре тарафыннан 2021 елның сентябрендә түбәндәге контрольдә тотыла торган затларга карата 10 профилактик визит, шул исәптән видео-конференц-бәйләнешне куллану юлы белән үткәрелде:

- Казан шәһәре Совет районының «187 нче күппрофильле лицей» МБМУ;

- Шәхси эшмәкәр Хәйруллин Д.Г.;

- «Техносервис» укыту үзәге;

- «ВитаФэйс» ҖЧҖ;

- «Сфера» балалар һәм яшүсмерләрне үстерү үзәге;

- Казан шәһәренең Киров районы «Катнаш төрдәге 121 нче балалар бакчасы» МББМУ;

- Казан шәһәренең Киров районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 122 катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББМУ;

- Чирмешән аграр техникумы;

- Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы»;

- «Казан инновацион университеты көллияте».

Профилактик визитлар уздыруның максаты: мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм аларның санын киметү.

Профилактик визит барышында оешмаларга, индивидуаль эшкуарларга түбәндәгеләр хәбәр ителә:

- мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензия таләпләрен һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне үтәү чаралары турында;

- контроль-күзәтчелек чараларының контроль-күзәтчелек объектына карата аның тиешле хәвеф-хәтәр категориясенә каравыннан чыгып үткәрелә торган төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында;

- мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензия таләпләрен һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында;

- мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча.

Тикшерү барышында контрольдә торучы зат тарафыннан алынган аңлатмалар киңәш характерында була, шул ук вакытта мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International