27 августта мәгълүмати вебинар узды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 27 августында «Гамәлдәге законнарны исәпкә алып, 2021-2022 уку елында төп гомуми белем бирү программалары - башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру» темасы буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде. Вебинарда уку елының башлануын оештыру, белем бирү законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып укыту-тәрбия процессын планлаштыру, белем бирүнең сыйфатын камилләштерү һәм мәктәпнең эчке контроле, муниципаль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге белем бирүне бәяләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International