Программаның темасы «Белем көне 2021. Яңа уку елына әзерлек» иде. Студиядә 2021 елның бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук мәктәпләрне, азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
"Безнең Республика - безнең гамәл" ток-шоуның чираттагы эфиры 2021 елның 26 августында 22 сәгать 10 минутта "Яңа гасыр" телеканалында чыгачак.