2021 елның июлендә контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү турында

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 июленнән контроль-күзәтчелек чаралары «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Әлеге Федераль закон нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелек) мәҗбүри таләпләрне бозулардан килеп чыккан закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын минимальләштерүгә бәйле иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелергә тиеш.
2012 елның 29 декабрендәге "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 273-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген), шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләргә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра.
Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) предметы түбәндәгеләр:
- мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензияон таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне үтәү һәм аккредитация күрсәткечләрен үтәүгә таләпләр (2022 елның 1 мартыннан башлап);
- социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү таләпләрен үтәү;
- контроль (күзәтчелек) чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган карарларны үтәү.
Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән федераль законнар нигезләмәләрен үстерүгә Хөкүмәтнең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы "Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турында нигезләмәне раслау турында" гы, 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы "Законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасының контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында" гы карарлары басылып чыкты (2021 елның 1 июленнән үз көченә керделәр).
Закон тарафыннан контроль (күзәтчелек) чараларын уздыру процедуралары һәм сроклары, аларның исемлеге яңадан каралды, дәүләт контроленең (күзәтчелекнең) профилактик өлеше көчәйтелде, контроль (күзәтчелек) органының гамәлләренә шикаять белдерү тәртибе билгеләнде.
Дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру өчен яңа норматив хокукый актлар:
- 2020 елның 31 июлендәге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 248-ФЗ номерлы Федераль закон;
- 2021 елның 11 июнендәге «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 170-ФЗ номерлы Федераль закон; 
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары “Законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасының контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында”;
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары “Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) турында нигезләмәне раслау хакында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International