Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев матбугат конференциясендә 2021 елгы БДИ кампаниясенә беренчел йомгаклар ясады.

2021 елның 27 июле, сишәмбе

БДИның төп чоры тоткарлыксыз узды, имтиханнар нәтиҗәләре аномалияләр күрсәтми һәм узган елгыдан бик азга гына аерылып тора.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 2021 елның барлык уку предметлары буенча уртача тест баллары узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырырлык. Иң яхшы яки иң начар якка нинди дә булса аномаль тайпылышлар юк. 
Иң күп баллы нәтиҗәләрне рус теле һәм әдәбияты буенча БДИда күрсәттеләр. Йөз баллчылар саны буенча лидерлар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар төбәге булды.
2021 елгы БДИ кампаниясе нәтиҗәләре буенча Рособрнадзор гадәттәгечә бердәм дәүләт имтиханында нинди үзгәрешләр кирәк дигән тәкъдимнәр җыя. Барлык теләүчеләр үзләренең тәкъдимнәрен ege2021@obrnadzor.gov.ru электрон почтасына 15 августка кадәр җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International