Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 182 нче лицейда беренче сыйныфка кабул иткәндә хокук бозуларны ачыкламаган

2021 елның 9 июле, җомга

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты балаларны 182 нче номерлы "Салават күпере" микрорайонында беренче сыйныфка укырга керткәндә хокук бозулар ачыкламады. Департамент кичә ата-аналардан килгән мөрәҗәгатьләргә буенча мәктәпне тикшерүне оештырды.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатканча, 2019 елда мәгариф турындагы федераль законга һәм РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар нигезендә, беренче сыйныфка кабул иткәндә ташламалы вәкаләтләр бирелгән гражданнар категориясе формалаштырылган.

Мәсәлән, укырга керүгә өстенлекле хокук абыйлары һәм/яки апалары инде лицейда белем алган балаларга бирелә. 182 нче лицейның беренче сыйныфына кабул ителгән 216 баланың 174  өстенлекле хокукка ия, ягъни аларның абыйлары һәм апалары лицейда укый. Шул исәптән 156 бала 182 нче лицейга беркетелгән микрорайонда яши. 18 бала башка микрорайоннарда яши, әмма закон буенча алар да, территориаль принципка карамастан, өстенлекле хокукка ия.

Икенче ташламалы категория - ата-аналары хокук саклау органнарында хезмәт итә торган балалар. Лицейның беренче сыйныфына шундый 14 бала кабул ителде. Биредә укыячак тагын 28 беренче сыйныф укучысы шушы микрорайонда яши.

"Барлык гаризалар да җентекләп анализланды. Тикшерү балаларны кабул иткәндә хокук бозуларның булмавын күрсәтте", - дип белдерде Рәмис Мөҗипов. "Тикшерү нәтиҗәләре турындагы бөтен мәгълүмат шәһәр башкарма комитетына тапшырылачак, ул балаларны мәгариф учреждениеләре белән тәэмин итүнең башка формаларын табарга тиеш булачак", - дип өстәде мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, 182 нче лицейга кертелмәгән балаларның ата-аналарына 1 сентябрьдә ачылачак 188 нче лицейга һәм 189 нчы гимназиягә гариза бирергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International