Департамент надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки РТ не выявил нарушений при зачислении детей в первый класс в лицее №182 в микрорайоне «Салават Купере». Проверка ведомства была организована накануне в связи с поступившими обращениями родителей.
Заместитель министра образования и науки РТ – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования Рамис Музипов пояснил, что в 2019 году были внесены изменения в федеральный закон об образовании и Семейный кодекс РФ. Согласно нововведениям, сформирована категория граждан, которые наделены льготными полномочиями при приеме в первый класс.
Так, преимущественное право на зачисление имеют дети, чьи братья и/или сестры уже обучаются в лицее. Из 216 детей, зачисленных в первый класс лицея №182, 174 ребенка имели преимущественное право, то есть их братья и/или сестры уже обучаются в лицее. В том числе 156 детей проживают в микрорайоне, за которым закреплен 182-й лицей. 18 детей проживают в других микрорайонах, но по закону они тоже имеют преимущественное право, несмотря на территориальный принцип.
Следующая льготная категория – это дети, родители которых служат в правоохранительных органах. В первый класс лицея приняли 14 таких детей. Еще 28 первоклассников, которые будут здесь учиться, проживают в данном микрорайоне.
«Все заявления были тщательно проанализированы. Проверка показала, что нарушений при приеме детей нет», – констатировал Рамис Музипов. «Вся информация о результатах проверки будет передана в Исполком города, который должен будет найти иные формы обеспечения детей образовательными учреждениями», – добавил руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования.
Напомним, родителям детей, которые не были зачислены в лицей №182, предложено подать заявления в лицей №188, который откроется 1 сентября, и гимназию №189.
_________________________________________
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 182 нче лицейда беренче сыйныфка кабул иткәндә хокук бозуларны ачыкламаган
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты балаларны 182 нче номерлы "Салават күпере" микрорайонында беренче сыйныфка укырга керткәндә хокук бозулар ачыкламады. Департамент кичә ата-аналардан килгән мөрәҗәгатьләргә буенча мәктәпне тикшерүне оештырды.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатканча, 2019 елда мәгариф турындагы федераль законга һәм РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар нигезендә, беренче сыйныфка кабул иткәндә ташламалы вәкаләтләр бирелгән гражданнар категориясе формалаштырылган.
Мәсәлән, укырга керүгә өстенлекле хокук абыйлары һәм/яки апалары инде лицейда белем алган балаларга бирелә. 182 нче лицейның беренче сыйныфына кабул ителгән 216 баланың 174 өстенлекле хокукка ия, ягъни аларның абыйлары һәм апалары лицейда укый. Шул исәптән 156 бала 182 нче лицейга беркетелгән микрорайонда яши. 18 бала башка микрорайоннарда яши, әмма закон буенча алар да, территориаль принципка карамастан, өстенлекле хокукка ия.
Икенче ташламалы категория - ата-аналары хокук саклау органнарында хезмәт итә торган балалар. Лицейның беренче сыйныфына шундый 14 бала кабул ителде. Биредә укыячак тагын 28 беренче сыйныф укучысы шушы микрорайонда яши.
"Барлык гаризалар да җентекләп анализланды. Тикшерү балаларны кабул иткәндә хокук бозуларның булмавын күрсәтте", - дип белдерде Рәмис Мөҗипов. "Тикшерү нәтиҗәләре турындагы бөтен мәгълүмат шәһәр башкарма комитетына тапшырылачак, ул балаларны мәгариф учреждениеләре белән тәэмин итүнең башка формаларын табарга тиеш булачак", - дип өстәде мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 182 нче лицейга кертелмәгән балаларның ата-аналарына 1 сентябрьдә ачылачак 188 нче лицейга һәм 189 нчы гимназиягә гариза бирергә тәкъдим ителде.