«Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

«Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе гадәттәгечә КИУда узды. Конференциядә илебезнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экспертлары, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар, республика югары уку йортлары хезмәткәрләре, шулай ук КИУның битараф булмаган студентлары катнашты.
Ел саен уздырыла торган конференция гибрид форматында узды: турыдан-туры катнашуда, читтән торып Zoom элемтә чараларын кулланып һәм КИУның Youtube-каналының туры эфирында. Чара Роспотребнадзор күрсәтмәсе нигезендә барлык санитария таләпләрен үтәп оештырылды.
Беренче проректор, КИУның фәнни эшләр буенча проректоры И.И.Бикеев кунакларга коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты идарәсе башлыгы А.С. Чоботовның сәламләвен җиткерде. Анда БМО Генераль ассамблеясенең Беренче коррупциягә каршы сессиясе алдыннан конференция уздыруның мөһимлеге һәм актуальлеге билгеләп үтелгән иде. 
КИУ ректоры А.В. Тимирясова сәламләү сүзендә коррупция бөтен дөньяда кискен проблема булып кала, дип билгеләп үтте: ул даими рәвештә үзгәреп тора һәм яңа формалар ала. Сүз икътисадта зур югалтулар, мәктәпләр, хастаханәләр төзелмәве турында бара. Җәмгыятьнең һәм аның институтларының коррупцияне җиңүдәге ролен бәяләп булмый. КИУ галимнәре һәм хезмәткәрләре хокук, социология, педагогика позициясеннән дисциплинара якын килүне файдаланып, әлеге күренеш белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларын эшлиләр. Бу елларда әлеге тема буенча терминологик сүзлекне үз эченә алган уникаль басма әзерләнгән. Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе белән берлектә коррупциягә каршы эш белән шөгыльләнүче затлар өчен мәгариф программалары эшләнгән. "Мәгариф оешмасы буларак, без яшь буында коррупцияне кабул итмәүнең принципиаль позициясен формалаштырырга омтылабыз, - дип ассызыклады ректор. - Мин оптимист, һәм ришвәтче җәмәгать судыннан җинаять хөкеменә караганда күбрәк курыккан вакытны көтәчәкмен".
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов шулай ук коррупциянең үзгәрүен билгеләп үтте. Мисал итеп ул мәктәп җыемнарын китерде, алар дистә еллар дәвамында укытучылар һәм ата-аналар арасында бәхәсләр тудыра. Р.Г. Мөҗипов шулай ук чараны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки фикер алышканда гына дөрес карарлар туа.
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе А.Ю. Панкратов КИУга актив эшләре өчен рәхмәтен белдерде: «Безне күптәнге эшче һәм дустанә башлангычлар бәйли. Монда кабул ителгән инициативаларның күбесе республикада гамәлдә кулланыла». 
Конференцияне уздыруның мөһимлеген шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы, юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы М.В. Скирда билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Ф.Ә. Әһлиуллин ассызыклаганча, дәүләт органнары никадәр күбрәк ачык булсалар, җәмгыятьтән ышаныч шулкадәр күбрәк булачак.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе З.Р. Вәлиева конференциядә читтән торып катнашты һәм бары тик системалы алым гына коррупциягә каршы сәясәт уздыруда институциональ мохитне нәтиҗәле итеп төзергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Даими хезмәттәшлек Иҗтимагый палатаның, коммерциячел булмаган оешмалар йөзендә граждан җәмгыяте институтларының эшен яхшыртырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта 100 дән артык җәмәгать контроле оешмасы эшли.
Идарә рәисенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасының эшкуарлыкны үстерү һәм яклау Департаменты директоры, Татарстан Республикасының Европа мәгълүмат консультация үзәге җитәкчесе А.С. Николаев ассызыклаганча, пандемиягә карамастан, Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча ышанычлы позицияләрен саклый. Коррупциягә каршы көрәш милли планына таянып, коррупцияне профилактикалау чаралары аерым әһәмияткә ия.
Пленар чыгышлар конференция темасына бәйле актуаль мәсьәләләрнең киң спектрын үз эченә алды. Россиядә һәм дөньяда коррупция (Кытай тәҗрибәсе), коронавирус пандемиясе шартларында көрәш, бу күренеш белән көрәшүдә яңа цифрлы технологияләр кертү һәм аның борынгы чыганаклары, шулай ук башка бик күп темалар буенча фикер алышынды.
Коррупциягә каршы торуның перспектив инструменты буенча фикер алышу өчен конференциянең махсус темасы "Россия Федерациясендә коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшне стимуллаштыру системасын формалаштыру һәм камилләштерү" булды.
Коррупция проблемасына каршы көрәштә конференциянең роле әһәмиятле, ә нәтиҗәләре ил масштабларында коррупциягә каршы эшне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Һичшиксез, конференциянең нәтиҗәсе булып төп икътисадый чирләрнең берсе белән көрәшүнең яңа һәм нәтиҗәле алымнары торачак. Катнашучыларның күп кенә тәкъдимнәре федераль законнарда, РФ Президенты указларында, хакимият органнарының һәм бизнес-структураларның көндәлек коррупциягә каршы эшендә чагылыш тапкан.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), Татарстан Республикасының «Гражданнар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International