ДЙА-2024 төп чорының яңартылган расписаниесе расланды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

ДЙА-2024 төп чорының яңартылган расписаниесе расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024 елгы БДИ, ТДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханынның (ГВЭ) яңартылган расписаниесе һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру Тәртибе турындагы бердәм боерыклары Юстиция министрлыгы тарафыннан расланды һәм теркәлде.
Үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга еллык Юлламасында күрсәтелгән инициативаны гамәлгә ашыруга, бер уку предметы буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеген оештыру һәм аны әлеге имтихан уздыру елында вузларга укырга кабул иткәндә имтиханны яңадан бирү нәтиҗәсен куллану турында кертелде.
Әлеге мөмкинлек быел ук гамәлгә ашырылачак, шуңа бәйле рәвештә имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертелде, шул исәптән барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен өстәмә даталар - 4 һәм 5 июль. Яңадан имтихан тапшыру мөмкинлеге БДИ тапшырган барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да искәрмәләрсез бирелә. Әмма шуңа игътибар итәргә кирәк, бары тик яңадан тапшырган нәтиҗә генә гамәлдә булачак. Тапшырыла торган предмет буенча беренче алынган нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак. Шуны аңларга кирәк, әлеге кабат тапшыру "кирәк була калса" түгел. Яңадан тапшыруга үз белемнәреңә нык ышанган хәлдә барырга кирәк.
Шулай ук расписаниедә аерым фәннәр буенча имтиханнар уздыру срокларына төзәтмәләр кертелде, чыгарылыш сыйныф укучылары барлык бирелгән фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен алырга һәм аларга яңадан тапшыру кирәкме, һәм яңадан тапшыру өчен нинди предмет сайларга дигән карар кабул итәргә өлгерсеннәр.
Яңартылган расписание нигезендә беренче БДИны, шулай ук мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарны үткәрү сроклары үзгәрми: 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча БДИ узачак, 28 майда - рус теле буенча, 31 майда - база һәм профильле дәрәҗәдәге математика.
4 июньдә яңартылган расписаниедә җәмгыять белеме буенча гына түгел, физика буенча да БДИ үткәрү каралган. 7 һәм 8 июньдә информатика буенча БДИ белән бер үк вакытта чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак. Биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча БДИ үткәрү 11 июньгә күчерелә, алар тарих буенча имтихан белән бер үк вакытта узачак.
ТДИ расписаниесендә география, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнар 10 июньгә күчерелде.
Моннан тыш, БДИ һәм ГВЭ-11 расписаниесендә имтиханнарны резерв көннәрендә уздыру сроклары үзгәртелдн. Шулай итеп, барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июньдә узачак, һәм барлык имтиханда катнашучылар үзләренең нәтиҗәләре белән 1 июльдән дә соңга калмыйча танышачак. 4 һәм 5 июльдә имтиханнарны кабат тапшырып, нәтиҗәләрен алар сайлаган вузларга гариза бирергә мөмкинлек биргән срокларда алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International