2023 елның 1 кварталында мәгариф өлкәсендә коррупция чагылышлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләренең мониторингы нәтиҗәләре.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасында цифрлы белем бирү мохите: бурычлар һәм чишү юллары» коллегиясе.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Әлмәттәге гимназия укучысының әнисе стандарт булмаган проблема белән мөрәҗәгать итте. 2 нче чирек дәвамында бала дәресләргә йөри алмаган, чөнки хастаханәдә дәвалану узган. Ата-аналар мәктәпкә шәхси белем бирүне рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин аларның мөрәҗәгатен канәгатьләндерүдән баш тартканнар.
Департамент вәзгыятьне карап, дәресләрне калдыруның күп өлеше белешмәләр белән расланган, шул ук вакытта өйдәге укытуга күчерү табиб тарафыннан билгеләнгән диагнозсыз мөмкин түгел, дип билгеләде.
алды.
Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде
Сәнгать өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен киңәшмә.
Татарстанда беренче сыйныфларга гаризалар кабул ителә башлый.
Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Кукмарада педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашты.
Россиядә 2023 ел педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кукмарада әлеге елның рәсми ачылышы булды.
Тантаналы чарага мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары, укытучылар династиясе вәкилләре чакырылган иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев, министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сәламләде.
«Кукмарада тырыш, булдыклы кешеләр яши. Педагог һәм остаз елына да без яхшы күрсәткечләр белән кердек. Монда мәгариф хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Укытучы һөнәре күптәннән хөрмәтле, дәрәҗәле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Чөнки укытучысыз безнең илебезнең киләчәге юк. Сез балаларга белем бирәсез, тиешле тәрбия бирәсез, аларны рухи, патриотик яктан үстерәсез. Иң мөһиме, сез тәрбияләгән укучылар яхшы белгечләр булсыннар һәм район үссен, алга таба да зур нәтиҗәләргә ирешсен өчен туган ягына кайтсынныр”, - диде Сергей Димитриев.
Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне»
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәрендә бер укучының мәктәптә имгәнүе турында мөрәҗәгатьне карады.