Департамент тикшерүләренең нәтиҗәләре турында

2011 елның 1 марты, сишәмбе

2011 нче елның гыйнвар-февраль айларында күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Болгар, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Тәтеш шәһәрләре, Саба, Биектау, Ютазы, Әлки районнарының белем бирү учреждениеләрендә тикшерү (барлыгы-132, шуларның: 41-планлы, 91-планнан тыш) үткәрелде.

Тикшерүнең төп бурычлары:

- Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше;
- укыту эшчәнлегенә лицензиядә каралган шартларның үтәлешенә контроль; - белем сыйфатына контроль. Һәр оешмага тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды, 129 учреждениегә кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр җибәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 3 юридик һәм 2 физик затка беркетмәләр төзелде. 2 беркетмә буенча 1 юридик затка 110 мең сум штраф салынды.

Тикшерү барышында ачыкланган типик хаталар:

1. Белем бирү учреждениеләренең укыту эшчәнлегенә лицензияләре булмавы;

2. Учреҗдениеләргә кабул иткәндә укучыларның һәм ата-аналарның хокуклары бозылуы:- белем бирү учреҗдениеләренең уставлары, локаль актлар, норматив документлары, төп белем программалары белән таныштырмау;
- белем учреждениеләренең идарә эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеге турында әйтмәү.

3. Граждананрның мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белемне түләүсез алу хокукларын бозу:

- учреҗдениеләргә кабул иткәндә балаларның тору урыны хакында белешмәләрне законсыз таләп итү; - ата-аналар белән төзелә торган килешүләрдә укучы балаларны белем бирү учреҗдениесеннән чыгару өчен законсыз шартлар каралуы;
- укучыларга белем алу формасын сайлау мөмкинлегеннән файдалану өчен тиешле оештыру шартларның булмавы.

4. Түләүле белем хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренен үтәлеше буенча:

- түләүле белем хезмәтләре күрсәтү буенча тулы мәгълүмат булмау;
- уставта түләүле белем хезмәтләре күрсәтүнең тәртибе һәм исемлеге күрсәтелмәү;
- түләүле белем хезмәтләре күрсәтү буенча килешүләрендә кулланучыларның хокукларын бозучы шартлар булу.

5. Дәүләт күзәтүе һәм тикшерүләрне үткәрүче органнар тарафыннан бирелгән кимчелекләрне бетерү буенча законлы күрсәтмәләрне вакытында үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International