2011 нче елда 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү турында

2011 елның 9 феврале, чәршәмбе

2011нче елның 8 нче февралендә 10.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында А.Х. Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Л.Н. Ногманова, Мәгариф һәм фән министры урынбасары-күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе катнашында “2011 нче елда 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларына дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү” дигән тема буенча видеоконференция режимында брифинг үткәрелде. 2011 нче елда төп һәм урта (тулы) белем программалары нигезендә белем алган укучыларга дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрүгә кагылышлы сораулар каралды.

Урта (тулы) белем программалары нигезендә белем алган укучыларга дәүләт (йомгаклау) аттестациясе бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында үткәрелә. 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары саны- 21 594 кеше. Хәзерге вакытта 2011 нче елда үткәреләчәк имтиханнарның бердәм вакытлары һәм расписаниесе расланды.

2011 нче елда 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясе 2 формада (традицион һәм Дәүләт имтихан комиссиясе катнашында белем дәрәҗәсен бәяләүнең мөстәкыйль механизмын кулланып) үткәрелә. 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары саны- 38 574 кеше.

2011 нче елда дәүләт (йомгаклау) аттестациясе 11 фәннән яңа формада үткәрелә. Татарстанда 9 нчы сыйныфлар өчен мәҗбүри: рус теле һәм математика; сайлап алып: тарих, физика, география, җәмгыть белеме, химия, биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ, чит тел фәннәреннән имтихан үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International