Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында

2010 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 25 нче гыйнварыннан 29 нчы гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 46 белем бирү учреждениесендә (9 урта, 6 төп, 14 башлангыч белем бирү мәктәбе, 6 башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 14 мәктәпкәчә белем бирү һәм 3 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Кама Тамагы районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

2010 нчы елның 29 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының администрациясендә комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.Н. Ногманова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль җитәкчесе, Р.Г. Хәмитов, департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Кама Тамагы муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреждениеләре житәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Кама Тамагы муниципаль районында 3 ел дәвамында 10 учреждение (2007 ел- 60 учреждение; 2009 ел-50 учреждение) һәм укучылар саны 3964 тән 3722 гә кимегән.

Мәгарифкә җирле бюджеттан 60% күчерелә. Укучыларның кайнар аш белән туклануы 100% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында ведомостьвоара программа тормышка ашырыла. Программада патриотик тәрбия, янгын куркынычсызлыгы, наркотикларга каршы профилактика һ.б. чаралар каралган. Укытучылар елына Программа кабул ителгән. Программаны финанслау һәм яшь педагогларның хезмәт окладына 50% өстәмә түләү каралган.

Барлык белем бирү учреҗдениеләренең яңа уку елына әзерлек актлары булуга карамастан, күпчелек башлангыч һәм төп белем бирү мәктәпләре санитария һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән иске биналарда урнашкан.

Комиссия тарафыннан белем бирү учреждениеләренең уставлары Россия Федерациясенең локаль актлар, норматив-хокукый документларына туры килмәве һәм исәп документларын алып баруда кимчелекләр билгеләнде.

Учреждение җитәкчеләренә тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International