Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2009 нчы елның 16 нчы ноябреннән 21 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының 36 белем бирү учреждениесендә (9 урта, 3 башлангыч белем бирү, 21 мәктәпкәчә белем бирү, 1 кичке, 1 коррекция мәктәбе һәм 1 балаларга өстәмә белем бирү учреҗдениеләре), мәгариф бүлеге, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Менделеевск районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законының 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.
2009 нчы елның 23 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе Р.Г. Хәмитов җитәкчелегендә комплекслы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Л.Н. Ногманова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, Р.И. Гафаров Менделеевск муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, белем бирү учреҗдениеләре житәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Мәгарифкә җирле бюджеттан 50-60 % күләмендә финанс каралган. Соңгы 5 ел эчендә барлык мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләрендә капиталь ремонт ясалган. Укытучылар, тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү учреҗдениеләре педагогларына хезмәтләрендә ярдәм итү буенча чаралар тормышка ашырыла. Районда төрле юнәлештә 18 программа буенча эшчәнлек алып барыла. Сәләтле укучыларны барлау һәм үстерү системасы булдырылган.
Хокукый-норматив база мәгариф системасы үсешен тәэмин итә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү һәм белем бирү сыйфаты дәүләт федераль белем стандартларына туры килә.