Департамент профилактика эшен дәвам итә

2026 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Сентябрьдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Сарман муниципаль районының мәгариф оешмаларына карата профилактик визитлар үткәрелде. Барлык чаралар «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып видео-конференц-элемтә форматында узды. Исегезгә төшерәбез, профилактик визит – оешма хезмәткәрләре һәм инспекторлар әңгәмәсе. Әлеге формат учреждениеләргә мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләсе буенча оператив мәгълүмат, шулай ук сорауларга җавап алырга ярдәм итә.

Сентябрьдә барлыгы 24 профилактик визит үткәрелде, шулардан мәктәпләрдә - 10, балалар бакчаларында - 10, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә - 4.

Исегезгә төшерәбез, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында профилактик визитларны бәяләү функционалы гамәлгә ашырылган, шулай ук https:monitoring.ar.gov.ru порталында профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкция урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International