Кравцов: «Педагогның хокукый ассистенты» чат-ботыннан файдаланучылар оператив һәм дөрес мәгълүмат алалар»

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

Россиянең төрле төбәкләреннән 6 меңнән артык уникаль кулланучы «Педагогның хокукый ассистенты» чат-боты аша белгечләрнең киңәшләрен алган инде. Цифрлы сервис Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Ул һәр кулланучыга аның индивидуаль эш ситуациясенә җайлаштырылган адреслы киңәшләр бирә.

"Тулы булмаган өч ай эчендә цифрлы сервис файдалы коралга әйләнде, аңа педагоглар ярдәм сорап ешрак мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгатьләр саны чат-ботның чыннан да кирәк булуын күрсәтә. Аннан теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин. Һәм шунысы мөһим, кулланучы оператив һәм дөрес мәгълүмат алачак. Нәкъ менә шуны сервис чын мәгънәсендә нәтиҗәле итә", - дип сөйләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Чат-боттан ешрак Краснодар крае (442), Красноярск крае (357), Мәскәү өлкәсе (196), Санкт-Петербург (190) һәм Свердловск өлкәсе (188) педагоглары файдалана.

Сорауларның иң популяр юнәлешләре бишлегенә «Педагог буларак минем хокукларым» бүлеге (6 184 мөрәҗәгать), «Еш бирелә торган сораулар» блогы (3 145 мөрәҗәгать), «Минем белән низаг» (2 653 мөрәҗәгать), «Норматив һәм методик база» (2 350 мөрәҗәгать), «Документлар һәм дәлилләр» (803 мөрәҗәгать) бүлекләре кергән.

Исегезгә төшерәбез, педагогларның намусын һәм абруен яклау буенча рәсми чат-бот 2026 елның 7 апрелендә эшли башлады. Сервис илнең барлык төбәкләреннән укытучыларга МАХ мессенджерында ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International