2026 елгы БДИның төп чорын имтиханнарны тапшыруның резерв сроклары 22 июньнән 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханны резерв срокларда узган елларны тәмамлаучылар, шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында төп срокларда БДИда катнаша алмаган, имтиханны тәмамлый алмаган, яисә ике мәҗбүри уку фәненең берсе (рус теле яки математика) буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган агымдагы ел чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала.
22 июньдә физика, информатика, рус әдәбияты, рус теле, химия һәм чит телләр буенча язма өлеш, 23 июньдә база һәм профильле математика, җәмгыять белеме, тарих, биология, география һәм чит телләр буенча телдән өлеш, 24 һәм 25 июньдә барлык фәннәр буенча резерв көннәр узачак.
Шулай ук 8 һәм 9 июльдә БДИның төп чоры расписаниесендә агымдагы елда тапшырылган фәннәр арасыннан агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку предметларының берсеннән имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр каралган.
Бер яки ике мәҗбүри уку предметы буенча канәгатьләнерлек нәтиҗә ала алмаган, документлар белән расланган нигезле сәбәпләр аркасында имтиханнарда катнаша алмаган яки аларны тәмамламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ-2026 расписаниесендә шулай ук рус теле һәм база математикасы буенча имтиханнар үткәрү өчен 4 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр өстәмә чор каралган.