Татарстан Республикасында рус теле һәм математика буенча имтихан нәтиҗәләре расланды

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстанда 19 июньдә 4 июньдә узган рус теле һәм 8 июньдә узган математика (база һәм профильле дәрәҗәләр) буенча имтихан нәтиҗәләре расланды.

2026 елның 22 июне – нәтиҗәләрне рәсми игълан итү һәм эшләрне Рособрнадзорның рәсми сайтындагы «ГИА» бүлегендә (https://checkege.rustest.ru/) бастыру көне.

Рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) быелгы уку елының 16 314 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 15 110). Уртача балл – 66,66 (2025 елда – 65,05). 40 чыгарылыш укучысы минималь чикне уза алмады.

Рус теле буенча 71 укучы 100 балл алды (2025 елда – 31). Рус теле буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) 154 укучы тапшырды. Уртача билге – 4,38.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИны 9 595 чыгарылыш укучысы тапшырды (2025 елда – 8 562). Уртача балл – 71,40 (2025 елда – 68,68). 152 укучы минималь чикне уза алмады. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча 137 чыгарылыш укучысы 100 балл алды (2025 елда – 11).База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИны 6 700 чыгарылыш укучысы тапшырды. Уртача билге – 4,39. 98 укучы тиешле баллны җыя алмаган.

Математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ДЧИ) 157 укучы тапшырды. Уртача билге – 3,75. 1 укучының нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек түгел.

Рус теле яки математика (бер предмет) буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 8 яки 9 июльдәге өстәмә көндә бирә алачак (бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International