Татарстанның 5500дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы 18-19 июньдә информатика һәм чит телләрдән БДИ тапшыра

2026 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2026 елның 18 июнендә информатика, чит телләр (телдән) буенча бердәм дәүләт имтиханы мәгариф оешмалары базасында 68 ППЭда уздырыла.

Имтиханнар үткәрүгә 2855 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны 3753 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.

Информатика буенча БДИны 2370 катнашучы тапшыра.

Чит телләр буенча БДИга (телдән) агымдагы елда тәмамлаучы 1383 кеше гариза биргән:

инглиз теленә-1355,

немец теленә-16,

француз теленә-6,

испан теленә-1,

кытай теленә-5.

2026 елның 19 июнендә информатика, чит телләр (телдән) буенча бердәм дәүләт имтиханы белем бирү оешмалары базасындагы 35 ППЭда үткәрелә.

Имтиханнар үткәрүгә 1428 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтиханнарны 1838 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.

Информатика буенча БДИны 1166 катнашучы тапшыра.

Чит телләр буенча БДИга (телдән) агымдагы елда тәмамлаучы 672 кеше гариза биргән:
инглиз теленә-665,
немец теленә-1,
француз теленә-2,
кытай теленә-4.
Имтиханнар 10:00 дә башлана.

Компьютер формасындагы информатикадан (КЕГЭ) имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итә, чит телләрдән, кытай теленнән тыш, – 17 минут, кытай теленнән – 14 минут.

КЕГЭның минималь бусагасы 40 балл тәшкил итә, Чит телләр буенча (язма һәм телдән) – 22 балл.

Информатика буенча БДИ нәтиҗәләре 29 июньдә, чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре 1 июльдә расланачак. Имтиханнарда катнашучылар үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә https://checkege.rustest.ru/ нәтиҗәләр белән таныша ала.

БДИның төп чорының резерв көннәре 2026 елның 22 июненнән 25енә кадәр үткәреләчәк. Резерв көннәрендә имтиханнарны үткән елларны тәмамлаучылар, шулай ук мәҗбүри фәннәрнең берсе буенча минималь бусаганы узмаган йә документлар белән расланган нигезле сәбәп буенча (имтиханны вакытыннан алда тәмамлану, авыру аркасында булмау, төп чорда имтиханнарның даталары туры килү) предмет буенча кабат БДИга кертелгән агымдагы елны тәмамлаучылар тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International