2026 елның 17 июне нәтиҗәләрне рәсми игълан итү көне

2026 елның 17 июне, чәршәмбе

2026 елның 17 июне – 2026 елда төп гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп чорында катнашучыларның нәтиҗәләрен рәсми игълан итү көне.

Укыту предметы: химия, биология, география, җәмгыять белеме, тарих, чит телләр

Имтиханны тапшыру датасы: 2026 елның 5 июне

Укыту предметы: информатика, чит телләр

Имтиханны тапшыру датасы: 2026 елның 6 июне

Куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 2026 елның 18, 19 июнендә катнашучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда кабул ителәчәк.

Химия, биология, география, җәмгыять белеме, тарих буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 2026 елның 23 июнендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Кызыл Химик урамы, 19 йорт (Казан шәһәре Киров районының 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).

Информатика, чит телләр буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 2026 елның 24 июнендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт, һәр апеллянт өчен катгый билгеләнгән вакытта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International