Белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздыру турында

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

2025 елның апрелендә Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:

«Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлмәт филиалы;

«Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Түбән Кама филиалы;

«Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Чистай филиалы;

«Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылы «Гармония» күп профильле лицее» МБГБУ;

«14 нче гимназия» МБГБУ

Белем бирү программаларының аккредитация экспертизасын мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре һәм 12 эксперт үткәрде.

Экспертлар белем бирү программаларының федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килүен, педагогларның квалификациясен һәм аның даими үсүен, дәреслекләр белән тәэмин ителешен, электрон белем бирү мохите булуны һәм укучыларның диагностика эшләрен башкару дәрәҗәсен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International