Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яшь педагогларга ярдәм итү чаралары буенча эшче төркемнең чираттагы түгәрәк өстәле оештырылды.
Бүгенге утырыш барышында КФУның психология һәм мәгариф институты директоры А.М.Кәлимуллин, Түбән Кама педагогика көллияте директоры урынбасары Н.С.Колчина докладлары тыңланды.
Фикер алышу барышында муниципаль дәрәҗәдә һәм мәгариф оешмалары дәрәҗәсендә нигезле идарә карарлары кабул итү өчен резервларны анализлау буенча тәкъдимнәр керде.