Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов бүген “ТР Мәгариф үсеше институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә белем бирү оешмалары җитәкчеләренең кадрлар резервындагы 55 катнашучы өчен чыгыш ясады.
«Заманча белем бирү менеджменты» һөнәри әзерлек курсы программасы буенча белем бирү өлкәсендәге кануннарны үтәү буенча лекция укыды, яңалыклар турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.