2024 елның 1 сентябреннән белем, фәнни, гыйльми исемнәр турындагы документларга апостиль кую буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең белем һәм (яисә) квалификация, фәнни, гыйльми исемнәр турындагы документларда апостиль кую буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибенең үзгәрүен күздә тоткан карары үз көченә керде.
Россия әгъзасы булган Гаага конвенциясе нигезендә барлык документлар, шул исәптән мәгариф турындагы документлар апостиль белән раслана һәм конвенциядә катнашучы барлык илләрдә дә гамәлдә була. Раслау процедуралары (документта APOSTILE штампы кую) чит илдә укырга яки эшләргә теләүчеләр өчен белем, фәнни, гыйльми исемнәр турындагы дәүләт үрнәгендәге Россия документларына карата уздырыла.
Үзгәрешләр дәүләт хезмәте күрсәтүнең максималь срогын 45 тән 25 эш көненә кадәр кыскартуны, мөрәҗәгать итүчедән сорала торган документлар һәм мәгълүматлар санын кыскартуны күздә тота, шулай ук дәүләт хезмәтен алу ысулларына да кагыла.
2024 елның 1 сентябреннән белем һәм (яисә) квалификация турындагы документларны, фәнни, гыйльми исемнәр турындагы документларны раслау гражданнар гаризалары буенча гамәлгә ашырылачак:
- «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша;
- апостиль реестры аша;
- 420044, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 36 йорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты адресы буенча тапшыру турындагы хәбәрнамә һәм опись белән почта аша.
Дәүләт хезмәте нәтиҗәсе булып апостиль реестрына документның оригиналында һәм (яисә) электрон рәвештә апостиль кую турындагы теишле язуны кертү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International