3-24 сентябрьдә дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры үткәрелә

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе


Өстәмә срокларда имтиханнарны төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган һәм аттестат алмаган чыгарылыш укучылары бирә алачак.
Өстәмә чорда уздыру пунктлары Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскта, Болгарда һәм Яшел Үзәндә ачылачак.
ТДИ-2024 өстәмә чоры расписаниесе:
3 сентябрь - математика;
6 сентябрь - рус теле;
10 сентябрь - тарих, биология, физика, география;
13 сентябрь - җәмгыять белеме, химия, информатика, чит телләр, рус әдәбияты;
18, 19, 20, 23, 24 сентябрь - резерв көннәре.

БДИ-2024 өстәмә чоры расписаниесе:
4 сентябрь - рус теле;
9 сентябрь - төп дәрәҗәдәге математика;
23 сентябрь - рус телен һәм база математикасын тапшыру өчен резерв көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International