Светлана Николаевна Захарова Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Светлана Николаевна Захарова Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

Пленар утырышта мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева катнашты.
«Инженерлык белеме нигезләре - стратегик ориентирлар» темасына киңәшмә Мәдәни үсеш үзәгендә узды.
Кунаклар һәм утырышта катнашучылар күргәзмәләр белән таныштылар, шәһәр һәм район уку йортлары эшенең нәтиҗәләре турында докладлар тыңладылар.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең докладында, быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 613 млн сум бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтте. Васильевода 422 млн сумга 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелгән, ул инде балаларны кабул итәргә әзерләнә. Осиновода 1224 урынлы мәктәп төзү планлаштырыла, шулай ук авылда 360 урынлы балалар бакчасы ачылачак.
Быел педагоглар сафын 15 яшь белгеч тулыландырды. Өстәмә стимуляция максатларында яшь педагоглар өчен грант ярдәме булдыру турында карар кабул ителде, Укытучылар көненә октябрьдә 24 дәгъвачы 50 мең сум күләмендә грант алачак.
Киңәшмә кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды һәм Яшел Үзән районы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Яшел Үзән муниципаль районының фото һәм видеорепортажы: https://zelenodolsk.tatarstan.ru/press/photos.htm/photoreport/9769259.htm ; https://vk.com/video-66585961_456241017

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International