Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан район мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең укыту эше буенча урынбасарлары, методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен ВКС үткәрелде.
Докладлар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов, Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова, Департаментның контроль – күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Люция Наил кызы Мөхәммәтшина чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында спикерлар түбәндәге темалар буенча җентекләп сөйләделәр:
• мәгариф өлкәсендәге кануннарга төп үзгәрешләр;
• 2024-2025 уку елында ФОП үзгәрешләрен исәпкә алып, уку фәннәрен укыту үзенчәлекләре;
• 2024-2025 уку елының бәяләү процедуралары.
Киңәшмә йомгаклары буенча кызыксындырган сораулар буенча кире элемтә бирелде, шулай ук тыңлаучыларга методик материаллар җибәреләчәк.