«Инспектор» МП кулланып һәм учреждениеләргә барып профилактик визитлар.

2024 елның 16 августы, җомга

🤝🏻«Инспектор» МП кулланып һәм учреждениеләргә барып профилактик визитлар.

🗣Бу атнада Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре 15 мәгариф учреждениесенә дистанцион рәвештә, «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, профилактик әңгәмәләр формасында профилактик визитлар ясадылар.📱

📝Профилактик чаралар барышында мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү һәм белем бирү мөнәсәбәтләрен регламентлаучы локаль норматив актлар эшләү буенча тәкъдимнәр бирелде, лицензия таләпләре һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару шартлары аңлатылды.

✔Исегезгә төшерәбез, профилактик визит контрольдә тотылучы зат инициативасы белән үткәрелергә мөмкин. Мондый профилактик визитны уздыру өчен, шул исәптән дистанцион форматта МП "Инспектор" аша контрольдә тотыла торган зат тиешле чараны үткәрү турында мөрәҗәгатьне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына электрон документ әйләнеше системасы аша яисә Departament.Nadzora@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә тиеш.

https://knd.gov.ru/document/mp

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International