Чирмешән районында профилактик визитлар.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре Чирмешән районы мәгариф оешмалары инициативасы буенча профилактик визитлар үткәрде:
Чирмешән авылының 3 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы МБМБУ;
Түбән Кәминкә авылының “Умырзая” балалар бакчасы МБМБУ;
Ульяновка авылының «Йолдызчык» балалар бакчасы МБМБУ;
һәм Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән» балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль-бюджет мәгариф учреждениесенә карата мәҗбүри профилактик визит.
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль объектының куркынычсызлык категориясенә карап үткәрелүче контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр.
Моннан тыш Департамент белгечләре Чирмешән районы балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен 19 консультация уздырдылар һәм барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.