Бүген РЦМКОда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ДЙА-2024 нәтиҗәләре буенча эшлекле коллегиясе узды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды.
Доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов чыгыш ясады, үз чыгышында Татарстанда 2024 дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгаклары, департамент хезмәткәрләре һәм җәмәгать күзәтүчеләре тарафыннан имтиханнарын уздыруның объективлыгын тәэмин итү, ДЙАга әзерлек чорында үткәрелгән федераль һәм төбәк акцияләре турында сөйләде.
Чыгышында шулай ук ачыкланган хокук бозуларга тукталды, районнарга ТДИ һәм БДИ уздырганда таләпләрнең катгый үтәлешен тәэмин итәргә күрсәтте.
Коллегия нәтиҗәләре буенча министр республиканың иң яхшы имтихан бирү пунктларын бүләкләде һәм ДЙА оештыручыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.