Дәүләт Думасы вуз һәм көллият педагогларына бюрократик йөкләнешне киметү турындагы канун проектын хуплады
Дәүләт Думасы пленар утырышта сишәмбе көнне мәгариф өлкәсендә бюрократик йөкләнешне киметү буенча Рособрнадзор координацияләгән эш кысаларында әзерләнгән канун проектын өченче укылышта кабул итте. Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунның 29 һәм 47 маддәсенә кертелә.
Алданрак РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда укытучы әзерләргә тиешле документлар исемлеген раслау вәкаләтләре бирелгән иде инде. Әлеге исемлектәге документлардан тыш башка беркем дә укытучылардан башкаларын алып баруны таләп итәргә хокуклы түгел. Кабул ителгән Федераль канун урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортларының педагогларына да документация санын киметү буенча эшләнгән уңай тәҗрибәне таратырга тиеш.
Моннан тыш, Федераль канун белән мәгариф оешмасының дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм оешмаларга кануннарда каралган нигезләр булмаганда мәгълүмат һәм документлар бирмәү хокукы билгеләнгән.
“Әлеге канун проектын һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыкларын кабул итү педагогик хезмәткәрләргә артык административ йөкләнешне киметүгә ярдәм итәчәк, бу аларга студентлар укыту һәм тәрбияләү буенча турыдан-туры бурычларын үтәүгә мөмкинлек бирәчәк. Рособрнадзор үз чиратында әлеге нормаларның үтәлешен үз эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе буларак контрольдә тотачак ", - дип билгеләде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Источник: https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fobrnadzor.gov.ru%2Fnews%2Fgosduma-odobrila-zakonoproekt-o-snizhenii-byurokraticheskoj-nagruzki-na-pedagogov-vuzov-i-kolledzhej%2F&post=-115592796_5198&cc_key=&track_code=