Яңа төзелгән мәгариф оешмаларын лицензияләү буенча киңәшмә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Яңа төзелгән мәгариф оешмаларын лицензияләү буенча киңәшмә
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ВКС форматында районнарның мәгариф идарәләре башлыклары, районнарның белем бирү эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләләре буенча җаваплы белгечләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә үткәрелде.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов яңа төзелгән мәгариф оешмаларын лицензияләү тәртибен аңлатты. Киңәшмәнең икенче өлешендә “Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге” ДКУның мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге проектының әйдәп баручы җитәкчесе Струкова Лилия Рөстәм кызы чыгыш ясады.
Киңәшмәдә министр урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы, “Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге” ДКУның мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге җитәкчесе Мөбәрәкшина Эльмира Рафис кызы, белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Гаязова Лилия Рәхимулла кызы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International