Муниципаль бәяләү чараларын үткәрүне тыю турында.
Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча Җәйге конференциядә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев мәктәпләрдә контроль эшләр санын кыскарту максатыннан яңа уку елыннан муниципаль бәяләү чараларын уздыру тыелуын искәртте (элек алар барлык контроль чараларының гомуми саныннан 40% ка кадәр иде). Региональ бәяләү процедуралары Рособрнадзор белән килештереп кенә үткәрелә ала.
Ведомство башлыгы ассызыклаганча, региональ контроль-күзәтчелек органнары әлеге карарның үтәлешен, шулай ук педагогларга бюрократик йөкләнешне чикләү буенча норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәүне катгый күзәтеп торырга тиеш.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) материаллары буенча.