2024/2025 уку елында мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР)

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

2024/2025 уку елында мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР)
Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Семченко белем бирү сыйфатын бәяләү буенча җәйге конференциядә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә ВПР үткәрү темасына җентекләп тукталды.
Хәзерге вакытта ВПР Россия мәгарифендә иң массакүләм бәяләү процедурасы булып тора. 2024 елның язында мәктәпләр өчен ВПРда 8,5 миллионга якын укучы катнашты.
Евгений Семченко ассызыклаганча, муниципалитет яки төбәк дәрәҗәсендә ВПР үткәрүнең бердәм көнен билгеләү, шулай ук ВПР үткәрү формасын (компьютер яки кәгазьдә) билгеләү рөхсәт ителми. Бу карарларны һәр мәктәп үз мөмкинлекләреннән һәм уңайлыкларыннан чыгып индивидуаль кабул итәргә тиеш.
Мәктәпләр өчен ВПР үткәргәндә уку дәресләре кысаларыннан чыгарга (дәресләрдән соң яки каникул вакытында ВПР үткәрергә), ата-аналар яки укытучылар хисабына ВПР биремнәрен бастыру өчен кәгазь һәм картриджлар сатып алырга сорарга, ата-аналардан ВПРга әзерлек буенча җыентыклар сатып алуларын таләп итәргә, укытучыларга ВПР вариантларын алдан эшләтү һәм укучыларга җаваплар тапшыру ярамый.

Рособрнадзор тарафыннан 2024/2025 уку елында мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашучыларның составы, үткүру вакыты һәм дәвамлылыгы расланды. Моннан тыш, боерыклар белән 2024/2025 уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре алып барыла торган уку предметлары исемлеге билгеләнгән.
Әлеге боерыклар 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International