БДИны тапшыруның икенче «Президент» көне.
5 июль - БДИ нәтиҗәләрен бер фәннән яхшыртырга ниятләүче агымдагы ел чыгарылыш укучылары өчен өстәмә БДИ көне. Бүген Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Чистай мәктәпләре базасында 7 ППЭ һәм 1 ППЭ Түбән Камада өйдә ачылды.5 июльдә имтиханнарга 448 чыгарылыш укучысы теркәлгән:
профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИны 158 кеше тапшырырга ниятли, база дәрәҗәсендәге математика буенча - 81, биология буенча - 148, тарих буенча - 26, рус әдәбияты буенча - 23, инглиз теле (телдән) буенча - 12. ППЭ аудиторияләрендә, төп чордагы кебек үк, онлайн-видеокүзәтү оештырылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре һәм җәмәгать күзәтүчеләре Татарстан Республикасында имтихан уздыру урыннарында ДЙА үткәрүнең билгеләнгән тәртибен үтәүне тикшерәләр. БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш укучылары 17 июльдә үз мәктәпләрендә, шулай ук Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә белә алачак https://checkege.rustest.ru/.
Яңа имтихан нәтиҗәсен алганнан соң, элеккеге нәтиҗә юкка чыгарылачак. Яңадан тапшыруга килмәгән яки имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган очракта беренче имтихан нәтиҗәсе сакланачак.