Беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны
30 июньдә ташламалары булган һәм мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче дулкын тәмамланды.
Бу атнада 4 июльгә кадәр республика мәктәпләре беренче дулкын нәтиҗәләре буенча укырга керү турындагы боерыкларны чыгарырга тиеш.
Быел республиканың 53 меңнән артык беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырачак, 41 меңгә якын гариза инде мәктәпкә бирелгән.
🔔 6 июльдән беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен кабул итүнең икенче дулкыны башлана.
☝Балаларны үзләре теләгән мәктәпкә буш урыннар булганда кабул итәләр.

🗓Язылу 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
💻📲 Гаризаны бирергә мөмкин:
✓РФ дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм төбәк порталы аша
✓Мәктәпкә шәхсән килеп

⏳Сез гаризаны карау нәтиҗәсен тулы документлар пакеты биргәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча алачаксыз.
❕Сайланган мәктәптә урын булмау сәбәпле, баланы башка мәктәпкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен, ата-аналар җирле үзидарә органына (район мәгариф бүлеге) мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International