7 мәҗбүри профилактик визит үткәрелде

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

7 мәҗбүри профилактик визит үткәрелде
Бу атнада Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре 7 мәгариф учреждениесенә карата эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик визитлар үткәрде:
• ҖЧҖ «Төбәкара инновацион үсеш академиясе»
• АНО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге»
• «Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе» ассоциациясе
• «НУР» (ЛУЧ) социаль хатын-кызлар инициативалары ассоциациясе
• Тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе
• Ф.Г.Вәлиеваның бадминтон буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе
• Казан ш. Киров районының «Сэяхэт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге.
Профилактик әңгәмәләр барышында белгечләр белем бирү мөнәсәбәтләрен регламентлаучы локаль норматив актлар әзерләү һәм алып бару буенча индивидуаль рекомендацияләр бирделәр, гамәлдәге кануннар нигезендә белем бирү эшчәнлеген алып баруның лицензион таләпләрен һәм шартларын, мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү турында аңлаттылар.
Профилактика чаралары вакытында һәр учреждениенең кызыксындырган сорауларны бирү һәм квалификацияле җавап алу мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, профилактик визит контрольдә тотыла торган зат инициативасы буенча үткәрелергә мөмкин. Мондый профилактик визитны, шул исәптән видео-конференц-элемтә форматында, уздыру өчен контрольдә тотыла торган затка тиешле чараны үткәрү турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Электрон документ әйләнеше системасы аша яки Departament.Nadzora@tatar.ru электрон почтасына мөрәҗәгать җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International