Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәктәпләр һәм мәгариф идарәләре вәкилләре белән мәгариф процессын оештыру буенча түгәрәк өстәл үткәрде.
Түгәрәк өстәлдә Департамент хезмәткәрләре, Казан һәм Чаллы мәктәпләре вәкилләре, 4 районның мәгариф идарәләре һәм икътисадчы белгечләр катнашты.
Киңәшмә барышында белем бирү сыйныфларында җиһазларның мәҗбүри исемлеген төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Һәр катнашучы җиһазлар исемлеген төзү буенча тәкъдимнәрен әйтте.
Катнашучылар фикере ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы позициясен формалаштырганда исәпкә алыначак.