21 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча түбәндәге оешмалар аккредитацияләнде:
🔸43.02.15 Повар һәм кондитер эше белем бирү программасы буенча «Лениногорск политехника көллияте» ДАҺБУ;
🔸43.01.09 Повар, кондитер белем бирү программасы буенча «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ;
🔸Башлангыч гомуми белем бирү программасы буенча Шәхси эшмәкәр Галиулина Альбина Әхмәт кызы.