Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты спорт мәктәпләре өчен профилактик визитлар үткәрүне дәвам итә

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты спорт мәктәпләре өчен профилактик визитлар үткәрүне дәвам итә
Бу атнада Лаеш районы спорт мәктәпләренә карата видео-конференц-элемтә куллану юлы белән профилактик әңгәмә формасында мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде:
• «Комплекслы спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
• «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
• «Хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Профилактика чарасын үткәрү барышында мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде, шул исәптән белем бирү мөнәсәбәтләрен регламентлаштыра торган локаль норматив актлар исемлеге тәкъдим ителде, физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә гомуми белем бирү программаларын эшләүгә таләпләр аңлатылды, лицензия таләпләре һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару шартлары, тренерларны һәм өлкән тренерларны педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларына күчерү тәртибе, педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү таләпләре һәм сроклары, спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International