Рәмис Гаптрәис улы Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан Республикасы) делегациясе белән очрашты.

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов Каракалпакстан Республикасының Югары белем, фән һәм инновацияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

 

Эш визиты кысаларында кунаклар Лениногорск нефть техникумында булдылар, анда ике төбәкнең мәгариф, һөнәри һәм фәнни оешмалары арасында хезмәттәшлек, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 

Киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез һәм әлеге очрашу мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле уртак эшнең башлануы булачак дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International