Укытучы белән укучы арасында үзара хөрмәт - уңышлы белем бирү процессының нигезе.

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең балалар өчен шәхси бию студиясенең педагог-хореографы тарафыннан педагогик этиканы бозу турында гражданинның мөрәҗәгате килде. 

 

Мөрәҗәгатьне карау барышында департамент белгечләре мөрәҗәгать итүче белән дә, шәхси эшкуар - бию студиясе җитәкчесе белән дә әңгәмә үткәрделәр. Кызганычка каршы, шикаятьтә күрсәтелгән факт расланды: дәрес барышында педагог чыннан да баланы беразга хореография залыннан чыгара. Мондый тәрбия чараларын кулларнырга гомумән ярамый, педагог эш бирүче тарафыннан дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

 

Департамент белгечләре индивидуаль эшкуар белән педагогик этика нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү турында, шулай ук мәгариф өлкәсендә билгеләнгән мәҗбүри таләпләр турында аңлату эшләре алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International